Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Поши урынына... үзен аткан

«Һәр көннең кадерен белеп, мал артыннан кумыйча дөрес итеп яшәргә кирәк», – дип шәһәрдәшебез Равил Гайфуллин.

Азаматның фаҗигале төстә вафат булуы үлемне Аллаһы Тәгаләдән башка беркемнең дә белмәвен тагын бер кат дәлилләде. Аның гомер юлы чыннан да гыйбрәтле.

Азамат гаиләсе белән Уфада яшәгән. Алты яшьлек кызына җитди диагноз куелгач, Казанга республика балалар клиник хастаханәсенә салганнар. Шул вакытта, Казан урамында йөгереп йөргәндә, Азамат егыла һәм башын авырттыра. Төрле тикшерүләр узгач, башына кан саву өстенә, яман шеш табалар. 
Дуслары, туганнары тиз арада акча җыеп, Азаматны чит илгә дәваланырга җибәрәләр. Операция, химия терапияләре узгач хәле яхшыра. Ел саен табибларга күренә, соңгы баруында табиблар аның тулысынча терелүен әйтәләр. Азамат сөенә. 
Кызы Регина да терелеп кайта. Гаилә бәхетле генә яши башлый. Әмма шатлык озакка бармый. Ауга йөрергә яраткан ир дуслары белән поши атарга бара. Ау мылтыгыннан ата... 
Аннары мылтыгын тикшереп карарга була. Күрегенә баса, пуля күзе аша үтеп, башын тишә. Яман шешне җиңгән көчле ир шулай үлеп тә китә.
– Үлемнең кайда саклап йөргәнен беребез дә белми. Азамат дустыбыз мылтыгын дөрес тотмыйча атып, үзен-үзе харап итте. Бу аның ике каш арасына язылган үлеменең сәбәбе булган инде. Шуңа күрә туган һәр көннең кадерен белеп, мал артыннан кумыйча дөрес итеп яшәргә кирәк, – дип шәһәрдәшебез Равил Гайфуллин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев