Пособиеләр янә артачак
Сүз кайсы төр түләүләр хакында?
Киләсе елда 1,5 яшькә кадәр бала тәрбияләү буенча түләүләрнең максималь күләме аена 69 мең сумга җитәргә мөмкин, ягъни ул 1,4 тапкыр артачак.
Бу хакта "2025 елга һәм 2026, 2027 еллар план чорына Русия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фонды бюджеты турында"гы закон проектына аңлатма язуыннан билгеле булды.
Документ нигезендә, йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиенең максималь күләме (ана ялының дәвамлылыгы 140 календарь көн булганда) киләсе елда 794 мең сум тәшкил итәчәк.
Шул ук вакытта, 1 февральдән ана капиталын 7,3 процентка индексацияләү планлаштырыла. Икенче балага сумма, әгәр элегрәк сертификат буенча чыгымнар булмаса, 893 мең сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә https://kiziltan.ru/articles.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев