Пресс-рама заводында иң яхшы һөнәр ияләрен ачыкладылар
Берничә номинациядә көллиятне тәмамлаучылар җиңде.
«КАМАЗ» ГАҖның пресс-рама заводында беренче тапкыр 9 белгечлек буенча һөнәри осталык ярышлары булды. Анда 21 бүлекчәдән 67 хезмәткәр катнашты.
Конкурста катнашучылар теоретик белемнәр һәм аларны көндәлек эштә куллану буенча ярыштылар. Техник әзерлек, хезмәтне саклау кагыйләрен үтәү дә исәпкә алынды.
Ремонтчылар гидробүлгечләрне сүтеп җыйдалар, наладчиклар детальләрне лазер ысулы белән ясадылар. Электр белән эретеп ябыштыручылар автомат һәм ярымавтомаларда ялгау ысулларын күрсәттеләр. Малярлар беренче тапкыр эмальны операция картасы буенча әзерләде.
Сынауларны барсы да уңышлы үтте. Берничә номинациядә көллиятне тәмамлап эшкә килгән яшь белгечләр җиңде. Призерлар төбәк ярышларында катнашып автогигант данын яклый алачаклар.
Фото: «КАМАЗ» ГАҖдән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев