Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

РФ Президенты Хөкүмәт башлыгы вазифасына кемне тәкъдим иткән

Кандидатураны Дума утырышында раслаячаклар.

РФ Дәүләт Думасы илебез  тарихында беренче тапкыр Хөкүмәтнең яңа составын формалаштыра һәм аның рәисен дә раслаячак. Бу яңалык  2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр нигезендә кертелгән белән иде.
РФ Дәүләт Думасы  рәисе Вячеслав Володин телеграм-каналында бүген Хөкүмәт рәисе мәсьәләсе  каралачагын хәбәр итте.  «Президент Владимир 

 Путин Дәүләт Думасына Хөкүмәт Рәисе вазифасына Мишустин Михаил Владимирович кандидатурасын тәкъдим итте. Бүген депутатлар үз сайлаучылары исеменнән бу мәсьәлә буенча җаваплы карар кабул итә», — ди ул.

Аның әйтүенчә,   хәзер эш нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны Хөкүмәт кенә түгел, Дәүләт Думасы да тотачак. «Хөкүмәт Рәисе кандидатурасы турында фикер алышу барлык фракцияләрдә дә уза, ә 14:00дә Дәүләт Думасының пленар утырышы башлана», — дип хәбәр итте Дәүләт Думасы спикеры.
Утырыш Россия Премьер-министры кандидатурасы өчен тавыш бирү белән тәмамлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РФ РФ Дәүләт Думасы депутаты Рф хөкүмәте