«Прибрежный»га баручы юлны ремонтлаячаклар
ТР бюджетыннан акча бүленеп бирелде.
«Орбита-2», «Бриз», «Бриз-2», «Прибрежный» бакчачылык ширкәтләре бакчачылары һәм «Алан» посёлкында яшәүчеләр, ниһаять, туры юлдан йөриячәк. Быел «Прибрежный»га кадәр юлны капиталь ремонтлаячаклар. Бу хакта торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе башлыгы Руслан Вильданов хәбәр итте. Әлеге юллар «2013-2025 елларга Татарстан Республикасындагы авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал, азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасына кертелде. Республика бюджетыннан 63,2 млн сум акча бүленеп бирелде.
Исегезгә төшерәбез, «Прибрежный»га таба юл җимерек хәлдә иде. Бакчачылар Тукай районы җитәкчелегенә күп тапкыр ремонт сорап мөрәҗәгать итте.Финанслар булмау сәбәпле, чокыр-чакырларны гына ямап килделәр. Быел барлыгы 3,5 км юл салыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев