Психотерапевт Фарис Галлямов: «Мин сөйләгән вакытта кешенең күңеле болгана башлый»
Гипноз белән дәвалаучы тормышындагы кызыклы вакыйгалар турында сөйләде.
90нчы елларда ул зур-зур мәдәният, спорт сарайларында җидешәр мең кеше җыеп сеанслар үткәрде. Гипноз аша авыру-сызлануларын, курку-газапларын онытырга дип, илаһи затка тиңләп киләләр иде аңа. Сүзем - танылган психотерапевт, Россия сәламәтлек саклау министрлыгы отличнигы Фарис Галләмов турында. Шәһәрдәшебез белән тормышы, яраткан эше, сәламәтлек турында әңгәмә кордык.
– Фарис абый, психотерапиягә кереп китүегез турында да сөйләгез әле.
– Нарколог булып эшләгәндә миңа эчкечелектән дәваланырга киләләр иде. Дөресен әйткәндә, 80 проценты дәваланудан бигрәк, прогуллар өчен эштән кумасыннар дип килә инде. Үз-үзенә карата тәнкыйти караш аларда юк диярлек. Бу пациентларга аракыдан костыра торган дару бирәләр иде. Нәтиҗәдә кешедә спиртка карата җирәнү хисе туарга тиеш. Курсларны 4-5 нарколог чиратлап үткәрә идек. Мин үткәргән көннәрне хәтта укол ясарга кирәкмәгәнлеге ачыкланды. Чөнки тавышым опера артистларыныкы кебек көчле, тәэсире яхшы, ышандыра торган. Ягъни мин сөйләгән вакытта кешенең дарусыз да аракыдан күңеле болгана башлый. Моңа игътибар итеп, 1986 елны психотерапиягә китәргә булдым. Җиңел булмады. Чөнки Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында Мәскәүгә укырга юллама бирмәделәр. 3 ел буе.
– Сезне шарлатан диючеләргә ничек карыйсыз?
– Бөтен кешегә дә ярап булмый бит. Хәтта...
Дәвамын «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев