Путин Чаллы малаеның хыялын тормышка ашырды
782
0
Вова Россия Президентына нинди хат язган?
Чаллы укучысы Владимир Акимов Россия Президентына чын танкта йөрисе килүе турында хат язган. Ул Россия тарихы, хәрби техника белән кызыксына икән. 3нче теш дәвалау поликлиникасында ортопед булып эшләүче әнисе Ксения улына Путинны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап хат язарга һәм аны җибәрергә булышкан.
Владимир Владимирович җавапны озак көттермәгән.
«Без болай тиз булыр дип уйламдык та. Сезнең хат эшкә алынды дип шалтырату алгач, моңа ышанып та бетмәдек. Улым 5 яшьтән танкист ролендә уйнарга хыялланды», – ди Ксения.
Үзәк хәрби оркугы командующее боерыгы белән беренче сыйныф укучысы Владимир өчен Казан югары танк училищесында экскурсия үткәргәннәр.
«Безне бу училищеда шатланып кабул иттеләр. Вова танкларны гына түгел, башка хәрби техниканы да яхшы белә. Аңа ату урынын да күрсәттеләр. Улыбыз бәхетле. Ул сыйныфташларына Т-80 һәм БТРда йөрүе турында сөйли», – ди бәхетле ана.
Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев