Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һәр күңелдә кояш булсын

Казанда республикабызның муниципаль берәмлекләре тәкъдим иткән халык социаль проектлары конкурсына нәтиҗә ясадылар. Барлыгы 10 җиңүче билгеләнде, 49 проект лауреат дип табылды. Шулар арасында Чаллыдан 3 проект та бар. Алар: "Күңелдәге кояш" ("Солнце внутри") хәйрия кибете, Айдар Әхмәтзадин җитәкләгән яшьләр бизнес клубы һәм "Гренада"да урнашкан "Экстрим-парк". Җиңүчеләр 1 миллион сумлык грант...

Казанда республикабызның муниципаль берәмлекләре тәкъдим иткән халык социаль проектлары конкурсына нәтиҗә ясадылар. Барлыгы 10 җиңүче билгеләнде, 49 проект лауреат дип табылды. Шулар арасында Чаллыдан 3 проект та бар. Алар: "Күңелдәге кояш" ("Солнце внутри") хәйрия кибете, Айдар Әхмәтзадин җитәкләгән яшьләр бизнес клубы һәм "Гренада"да урнашкан "Экстрим-парк". Җиңүчеләр 1 миллион сумлык грант алачаклар, лауреатларга 580 мең сум акча тапшырылачак.

"Күңелдәге кояш" ("Солнце внутри") хәйрия кибете "Церебраль паралич диагнозлы балалар" фонды тарафыннан оештырылып эшләп килә. Менә ун ел буена бу шәфкатьлелек белән шөгыльләнүче оешма инвалид балалар тәрбияләнгән гаиләләргә ярдәм итә. Авыруларга дәвалану, дарулар һәм махсус хәрәкәтләнү җайланмалары алу өчен һәрдаим акча кирәк. Фонд әти-әниләр бер оешмадан икенчесенә теләнеп акча сорап йөрмәсеннәр өчен шушы кибетне ачарга уйлаган. Бүген "Күңелдәге кояш"ка дистәләрчә гаилә рәхмәтле.

Биредә кеше кайгысын аңлаган волонтерларның эшләве һәрвакыт җиңеллек тудыра. Әйтик, кечкенә генә цехта тегелгән киемнәрне алар палаткалар куеп үзләре саталар.Шундый үзәкләрнең берсе Энтузиастлар бульварында даими эшли. Җыелган акчаларның барысы да инвалид балаларга хәйрия булып китә. Әмма бу игелекле гамәлне башкару, йөреп сату гаять дәрәҗәдә катлаулы. Волонтерлар менә ничәмә-ничә еллар инде аерым сәүдә ноктасы, кибет өчен даими урын эзлиләр. Тик бушка сату мәйданчыгын бирүче генә табылмый. Эшмәкәрләрнең берсе дә хәйрия өчен җан атып тормый. Бу, бәлкем, аларның үз гаиләләре шушы проблема белән очрашмаудандыр. Кайберәүләрен арендага түләмәсләр дигән уй куркыта. Шушы урында "Гариплекне беркем дә сорап алмый, Аллаһы аны беркемгә дә бирмәсен", дип әйтәсе килә.

Стационар ноктада сәүдә яхшы барыр иде, халык та аның билгеле адреста урнашуын белеп килер, ярдәм йөзеннән булса да, әйберләрне сатып алыр кебек. "Церебраль паралич диагнозлы балалар" фондының бу проектында дистәләгән кеше хезмәт куя. Дөресрәге, шушы чир белән күзгә-күз очрашкан гаилә әгъзалары, декрет ялында утыручы әниләр.Аларның күбесе өйдә эшли: тегәләр, бәйлиләр, чигәләр, төрле кул эшләрен, сәнгать әсәрләрен сату өчен иҗат итәләр. Барысы да балалар сәламәтлеге өчен. Осталар эшләре өчен акча таләп итмиләр, ләкин аларның хезмәте аз сумма белән булса да бәяләнә.

"Күңелдәге кояш" ("Солнце внутри") хәйрия кибете проектының республика халык социаль проектлары конкурсында җиңүе зур куаныч, мөгаен, грант алгач, аларның үз кибетләре булыр. Игелек җирдә ятмый, ди халык. Һәрберебез мәрхәмәтлек кылып, болай да язмыш тарафыннан рәнҗетелгәннәргә ярдәм итсәк, аның әҗере үзебезгә йөзе белән кайтыр. Һәрбер күңелдә кояш ятсын иде!

Мирһади Разов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X