Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Радий Кадиков: «Электросамокатларны тыярга кирәк!»

Чаллының баш автоинспекторы шундый тәкъдим белән чыкты.

«Казанда электросамокатларны тыярга уйлыйлар. Үрнәк итеп Пермь краен әйтәләр. Әмма электр самокатларын иң беренче Чаллыда тыя башладылар.  Исегездәдер, кикшеринг белән шөгыльләнүче оешма эш алып бара алмады», – диде Радий Кадиков.

Узган ел Ф. Табеев исемендәге яр буенда электр самокатларында йөрүне тыючы билге урнаштырдылар. Аның нәтиҗәле булуын ассызыклады ДАИның баш инспекторы. 

«Электр самокатларында йөрүчеләр  аркасында зыян күрүчеләр күп. Үзләре дә имгәнәләр. Исегезгә төшерәм, Чулман проспектында хәтта бер кызның гомере өзелде. Россиядә электр самокатларында йөрүчеләр өчен инфраструктура юк. Шуңа күрә дә әлеге транспорт төрендә йөрүчеләр җәяүлеләр белән юл бүлешә алмый», – диде ул. 

«Без тыймыйбыз, ә рөхсәт итмибез», дип сүзгә мэр Наил Мәһдиев тә кушылды. 

«Илдә электр самокатларында йөрүчеләр өчен закон юк. Инфраструктура да юк. Моннан тыш, бернинди җаваплылык каралмаган. Бу проблемага ничек тыныч кына карамак кирәк?  Ни өчен электросамокатчылар тротуардан йөрергә тиеш? Машиналар, мотоциклар җәяүлеләр юлыннан йөрми бит! Нишләп җәяүлеләр куркыныч астында булырга тиеш? Федераль дәрәҗәсендә закон кабул ителмичә, электр самокатларында йөрүне рөхсәт итмәячәкбез», – диде мэр. 

Март аенда РФ Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин самокатчыларны транспорт чарасы йөртүчеләр категориясенә кертү һәм таныклык алдыртуны мәҗбүр итү турында белдерде.  

«Бу проблема инде 2-3 ел рәттән күтәрелә. Таныклык алдыртырга, электросамокатларын исәпкә куярга, штраф салырга тәкъдим итәләр. Мин моны мөмкин түгел дип уйлыйм. Шәһәрдә 9 мең кагыйдә бозу очраклары теркәлде. Парковка, газонга машина менүләре буенча шәһәрдәшләрдән күпме хатлар килә. Машина йөртүчеләрне җаваплылыкка тартырга җитешмибез, ә монда исемлеккә электросамокатчыларны да кертмәкче булалар. Бу проблеманы тулысынча хәл итмәячәк», – диде шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев