Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Радик Динәхмәтов: «Бик авыр... Хәниянең китүе белән килешә алмыйм»

Халык артисты махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткач Хәния Фәрхи музеенда да булган.

 

Башкортостанның халык артисты Радик Динәхмәтов махсус хәрби операциядән чираттагы кыска вакытлы ялга кайтты. Җырчы Ватанны сакларга үзе теләп киткән иде. Ул анда яралыларны ташый, флейтада уйнап, җырлап аларның күңелләрен күтәрде.  Үзе дә яраланды. Компенсациягә бирелгән 3 млн сум акчасын егетләргә кирәк-яраклар алуга җибәргән иде. 

Моңлы җырчыбыз чираттагы ялында Тәтешле районына барды. 

"Хәрби хәрәкәтләр ветераны Олег Миңнегалиев белән тарих-туган якны өйрәнү музеенда булдык. Монда төрле кайнар нокталарда катнашкан хәрбиләр турында тулы мәгълүматлар, бай экспонатлар урын алган. Илебез халкы бердәм булып махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итә. Тәтешле халкы да актив. Маскировка челтәрләре үрүчеләр, егетләргә токмач кисүче апалар белән очраштык. Мондый тырыш, көчле рухлы халкыбыз, кыю егетләребез булганда без һичшиксез җиңәрбез", - ди җырчы. 

Ул музейга СВО зонасыннан алып кайткан "Своих не бросаем" дигән шеврон һәм  "31 полк Башкортостан" маршын бүләк иткән. 

Тәтешледә Хәния Фәрхи музеена да кергән.

"Хәния белән солянкаларда чыгыш ясый идек. Соңгы очрашуыбыз Уфада булды. Музейдагы Хәния бүлмәсеннән җылылык бөркелә. Аның белән бер сәхнәләрдә җырлавым белән горурланам. Ул - уникаль талант, уникаль хатын-кыз иде. Бик авыр хисләр кичердем. Аның бу дөньяда юклыгын күңелем кабул итми", - диде җырчы "Шәһри Чаллы" журналистына.

Радик Динәхмәтов махсус хәрби операциядән башка егетләребез белән бергә Җиңү белән, туган ягыбызга бөтенләйгә исән-сау кайтсын. 

Фотолар Фирүзә Ибатуллинадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ХәнияФәрхи МАХСУС хәрби операция Радик Динәхмәтов «Своих не бросаем 16»