Радик Сәлахов – дөнья чемпионы
Яңалыклар тасмасы

Радик Сәлахов – дөнья чемпионы

Саба районы Миңгәр авылында көрәш буенча дөнья чемпионаты узды.

Анда 32 илдән 300дән артык спортчы катнашты. Көрәштә ир-атлар арасында 11 комплект медаль уйнатылды. Ярышларда Татарстан көрәшчеләре барлык авырлык категорияләрендә диярлек чемпион исеменә лаек булды.
Көрәш буенча 2026 елгы дөнья чемпионнары:
60 кг үлчәү авырлыгы – Илфат Миңнегалиев (Россия, Татарстан)
65 кг үлчәү авырлыгы – Ильяс Йосыпов (Россия, Татарстан)
70 кг үлчәү авырлыгы – Артур Хәкимов (Россия, Ульяновск өлкәсе)
75 кг үлчәү авырлыгы – Руслан Арипов (Россия, Төмән өлкәсе)
80 кг үлчәү авырлыгы – Артур Зөлкәрнәев (Россия, Башкортостан)
85 кг үлчәү авырлыгы – Булат Москов (Россия, Татарстан)
90 кг үлчәү авырлыгы – Ренас Кәлимуллин (Россия, Татарстан)
100 кг үлчәү авырлыгы – Булат Мусин (Россия, Татарстан)
130 кг үлчәү авырлыгы – Радик Сәлахов (Россия, Татарстан)
130+ кг үлчәү авырлыгы – Муса Галләмов (Россия, Татарстан)
Татарстан көрәшчесе Илдус Камалов 70 кг үлчәү авырлыгында 3 урынга лаек булды.
Абсолют дөнья чемпионы титулын Россия җыелма командасы вәкиле, Чаллы егете Радик Сәлахов яулады. Финалда ул Грузия көрәшчесе Уча Табатадзе белән бил көрәшеп җиңү яулады.
Аңа төп бүләк – автомобиль тапшырылды. Бу – Радикның 2026 елда 4 нче машинасы. Ул быел Зәй һәм Казан шәһәре Сабан туенда, Изге Болгар җыенының милли көрәш турнирында баш батыр булып калды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллы көрәшчеләре Дөнья чемпионы Радик сәлахов

Нет комментариев