Радик Юлъякшин белән Гөлназ Асаева парлылар биюен бергә биегәннәр
Башкортстанның Уфа шәһәрендә "Туган тел" каналы уздырган кичәдән соң, тамашачы кабат давыл куптарды. Бу көнне татар-башкорт эстрада җырчылары бергә җыелып бәйрәм итте. Үзара мөнәсәбәтләрен сер итеп саклаучы Радик белән Гөлназ әлеге чарада кызыл келәмнән бергә узып, өстәл артында да бергә утырган. Хәтта, парлылар биюен дә бергә биегәннәр!Нәтиҗәдә, җырчылар бергәме-юкмы? Моны...
Үзара мөнәсәбәтләрен сер итеп саклаучы Радик белән Гөлназ әлеге чарада кызыл келәмнән бергә узып, өстәл артында да бергә утырган. Хәтта, парлылар биюен дә бергә биегәннәр!Нәтиҗәдә, җырчылар бергәме-юкмы? Моны ачыклау өчен Гөлназ Асаева белән элемтәгә кердек.
- Гөлназ, фотоларыгызны бик еш эләсез. Әллә Радикка кияүгә чыгарга ризалык бирдең инде?
- Әлегә берни әйтмим. Вакыты җитмәгән. Кияүгә чыгу турында әйтә алам: мин бик яшь бит әле, 19ны тутырдым гына. Әлегә минем өчен беренче урында - иҗат.
- Ә вакыты кайчан җитә?
- 22-23 яшьләрдә. Аллаһы Тәгалә ничек язган инде.
- Ә Радик синең өчен кем?
- Әйтмим.
- Парлы биюгә ул чакырдымы?
- Әлбәттә, парлы биюгә егетләр чакырырга тиеш дип уйлыйм. Егет кешегә беренче адым ясау - миңа хас сыйфат түгел.
- Ә Радикта сиңа нәрсә ошый?
- Тормышка карашы, ихтирамлы булуы... һәм башка сыйфатлары.
- Хыялыңдагы ир-ат нинди булырга тиеш?
- Чын ир-ат булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев