Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Радик Юльякшин тиздән әти булачак?

Инзилә килен бәби көтә дигән хәбәр бар!

Инстаграмда инде яңалык! Әлеге сәхифәгә мөккибән киткән халык ни генә язмый... Африкадагы Занзибар илендә ширбәт аен үткәрүче яшь пар Элвин Грей белән Инзиләне бәби көтүләре белән котлый башлаганнар алар.
Их шушы кызлар кигән купальниклар... Бөтен серне ача да бирә. «Йөкле бугай, бөтен фотоларда эчен яшерә яки ерактан фотога төшә, ябык купальник кына киеп йөри», «Бәби көтәсез ахрысы, котлыйм!» - дип комментарийлар калдырган Радик белән Инзиләнең фанатлары.
Берсе: «Тизрәк кечкенә Инзиләләр һәм Радиклар булсын иде», - дигән... Күплек кушымчасы ялгануы тагын да күңелле - игезәкләргә ишарәдер, бәлки...
«Рамилә һәм Измир булачак», — дип яза берәү. Булды! Игезәк малай белән кызга исем дә бар! Үзләрен генә көтеп аласы калды...

Чыганак:Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев