Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Рафис Атаказ, блогер: «Яңа елны лифтта каршы алдык»

Ул тагын бер хәл турында сөйләде.

Яңа ел җиткәндә һәркем узан елга нәтиҗәләр ясый. Кызыклы хәлләрне искә төшерә.

Блогер, «Шәһри Чаллы» газетасында эшләп киткән Рафис Атаказов та үзе белән булган кызыклы хәлләрне искә төшерде:

– Минем дә әлеге тылсымлы бәйрәм белән бәйле кызык вакыйгалар бар. Мәскәүдә яшәгәндә беренче Яңа елны каршы алырга әзерләндем. Дусларым белән бергә каршыларга уйлаган идек. Өстәлне карап чыккач, җитмәгән әйберләр булуы ачыкланды, һәм без, өч дус, төнге уникенче яртыда кибеткә киттек. Кирәк-яракларны алып пакетларга тутырдык та, тиз генә өйгә йөгердек. Максатыбыз – уникегә кадәр өйгә кайтып җитеп, Яңа елны каршы алырга өлгерү. Лифтка кердек. Икенче катка кадәр мендек тә, лифт туктап калды. Без «застряли». Кабинадагы төймәләргә басабыз, авария хезмәтенә шалтыратабыз. Беркемдә дә безнең кайгы юк… Әнә шулай Мәскәүдәге беренче Яңа елны лифтта каршы алдык. Төнге беренче яртыга кадәр шунда утырдык.

2010 елда Яңа елны дусларым белән Мәскәүнең Кызыл мәйданында каршыларга карар кылдык. Кирәк-яракларны алдык, кулларга бенгаль утлары һәм зонт тоттык. Яңа елны ишеп яуган яңгыр астында каршы алдык. Яшь чак... Бик күңелле булган иде.

Хәзер инде мин Яңа елны Президентлар (телевизордан) белән генә каршы алам. Тәмле ризыклар әзерлим, яраткан тапшыруларымны карыйм. Яңа елдан соң әнием, туганнарым янына кайтып китәм. Бәйрәмне Шыгырданда, Ульян өлкәсендә дәвам итәбез. Яңа ел уңаеннан берничә мохтаҗ балага бүләк ясап, изге гамәл кылырга планлаштырам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блогерлар тормышы Яңа ел бәйрәмнәре Рафис Атаказ