Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Район башлыгы ишегалларындагы ремонт барышын тикшерде

2024 елда барлыгы 32 ишегалды төзекләндерелә.

Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән барлыкка килгән «Безнең ишегалды» республика программасының үтәлешен тикшерде. Ул 16нчы бистәдә булып, анда яшәүчеләр, идарә итү компанияләре вәкилләре, төзүчеләр белән сөйләште. 

«Ремонт кысаларында юллар, тротуарлар төзекләндерелә. Ишегалларына яктырткычлар куела, машина кую урыннары ясала. Барлык эшләр план буенча бара. Август аенда төзекләндерелгән барлык ишегалларында шәһәрдәшләр өчен бәйрәмнәр узыдырылачак», – дип белдерде Эдуард Фәттахов. 

Сүз уңаеннан, 2024 елда Үзәк районда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында барлыгы 32 ишегалды яңартыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Наш двор