Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рамил Шәмсетдиновның адвокаты суд карары белән риза булмыйча шикаять бирде

2019 елның октябрендә Байкал арты краендагы хәрби частьтә бергә хезмәт итүче солдатларны атып үтергән өчен хөкем ителгән Рамил Шәмсетдиновның адвокаты пәнҗешәмбе көнне суд карары белән риза булмыйча шикаять бирде

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Икенче көнчыгыш округ хәрби суды сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Читадагы Икенче көнчыгыш округ хәрби суды 21 гыйнварда Шәмсетдиновны 24,5 елга каты режимлы колониягә хөкем итте һәм зыян күрүчеләрнең 9,8 миллион сумлык дәгъвасын өлешчә канәгатьләндерде. Декабрь ахырында присяжный утырышчылар аны кеше үтерү һәм үтерергә омтылуда гаепле дип тапты, шул ук вакытта аның мәрхәмәт күрсәтүгә дә лаек икәнлеген билгеләп үтте. Гаепләү ягы Шәмсетдиновны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады.

Чыганак:Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев