Рәмилә Кәримова: «Кәҗә ите онкологиядән дәвалый»
Берәүләр авыл тормышын авырсына, икенчеләре шәһәрдә яшәп авылга кайта да җиңел сулый – яшәгән урынын җәннәт бакчасы итә.
Озак еллар Чаллыда яшәп, пенсиягә чыккач туган яклары Минзәлә районы Иркәнәш авылына кайткан Кәримовлар гаиләсе әнә шундыйлардан. «Шәһәрдән авылга кайту безгә кулайрак булды. Инде 22 ел рәхәтләнеп яшәп ятабыз», – ди Рәмилә апа. Бөтен ишегаллары, бакчалары чәчәккә күмелгән аларның, араларында бер чүп тә күренми. Хуҗалыкны тәртиптә тоту өчен зур тырышлык кирәк. Рәмилә апа белән чәчәкләр, кәҗәләр турында сөйләшеп алдык. Кәримовлар өч кәҗә асрый, элек аларның саны унбишкә якын булган.
– Рәмилә апа, авыл җирендә шулхәтле роза, эустомалар үстерү ят күренеш кебек. Кайчаннан бирле үстерәсез?
– Розаны бөтен кеше дә үстерә алмый, диләр. Әмма мин һич авырсынмыйча тәрбиялим аларны. Башта бер-ике роза алган идем, шуларны тамырландырып үрчеттем. Сатып ала башласаң, кыйммәткә төшә бит хәзер. Аннары роза үстерү хоббига әйләнде. 10-15 еллап чәчәкләр белән мәш киләм инде. Барысы да җиңел генә булмады – башта ничек тәрбияләргә, ничек тукландырырга икәнен белми идем. Үсентеләрен кибеттән алган идем, беренче елларны үлеп беттеләр алар.
– Ничек тамырландырасыз? Моңа да осталык кирәктер, кайчакта үсенте суда череп ята, кайчакта кибеп төшә...
– Ботактан аергач, башта баллы, көлле суда тотам, аннары корневинга манам да җиргә утыртам. Кышка кергәндә янган тирес белән каплыйм. Яз чыгу белән азафоска, аннан монокалий фосфаты бирәм. Аннан калий һәм сульфатлары сибәм. Әгәр шулай тукландырып тормасаң, чәчәк атмый алар.
– Утырткач та карап торырга кирәк, димәк. Утыртыр алдыннан җирне ел саен казып торасымы?
– Берьеллык үсемлекләр утыртканда шулай. Хәзер күпьеллыкларга өстенлек бирәм. Гортензияләрне күп итеп утыртам, быел кышны чыга алмаганнары да күп булды. Үрмәле розаларыма да зыян тигән иде, тернәкләнеп киләләр. Мультифлоралар китеп бара, алар бит көзгә генә җитешә, лилияләр чәчәк ата башлады инде. Бу розаларны быел гына утырттым. Кайсыдыр үлә, кайсыдыр кала инде тагын. Клематислар да яңа китеп бара. Барысы да этаплап – берсенең чәчәк ату вакыты уза, икенчесе бөреләнә башлый. Махровый сортлы флоксылар да бик матур була. Лилияләр дә төрле сортлы минем. Петунияләрне рассада итеп утыртам да язга урамга чыгарам. Эустомаларны ноябрьдә үк орлыктан үстердем. Кая барсам да чәчәк карыйм инде, гадәтем шундый хәзер.
– Кышын бөтен өегез рассада белән туладыр?
– Бөтенләй үк түгел инде (көлә). Көзен эустомаларны утыртам да, кәҗәләрем декретка чыккач үзем кунакка китәм. Аларны ирем Разыйф үстерә. Мин кайтып җиткәнче үтермәсәм ярый инде дип куркып кына тора инде, суларын да вакытында сибә. Миңа гөлләр рухи азык кебек. Кәефләр күтәрелеп китә, яшиселәр килә, аяк-куллар сызласа да, барыбер үстерәм аларны.
– Гөлләргә күмелгән ишегалдыгызны күргәч, башкалар ни ди?
– Ничек җитешәсең дә ничек үстерәсең, диләр. Якыннарыма да өлеш чыгарам инде, тамырландырган үсентеләр бирәм, үзләренә күчереп утырталар. Ике кызым да Казанда үз йортлары белән яшиләр. Аларның да ишегаллары шау чәчәктә.
– Бакчагызда гөлләр генә мәллә? Яшелчәләр, җиләк-җимешләр утыртасызмы?
– Әнә теге якта теплицалар тора, теге якта умарта. Бер теплицага помидор, берсенә борыч, тагын берсенә борыч белән кыяр утыртабыз. Барысын да ашап бетереп барабыз, чыгарып саткан юк, банкалар ябабыз. Сигез чиләк виктория җыйдык быел, хәзер җиләк урынын зурайтырга уйладык, шуңа сарымсакларны йолкый башладык. Карлыган, кура җиләге үстерәбез. Шәһәрдә яшәгәндә дә икешәр бакча тоттык. Мин гомер буе иминият оешмасында эшләдем, ирем әле авылда да төрле эшләрдә йөри, тик тормый. Авылга күченеп кайткач та күп итеп мал асрадык. Сарыклар, сыерлар, үгезләр бар иде. Ел саен 200 баш бройлер, үрдәкләр, күркәләр ала идек. Хәзер бетердек диярлек. 8 умарта, 3 кәҗә калдырдык. Тиздән 70 тула бит. Элек мал күп булгач чәчәкләргә вакыт калмый иде. Хәзер бакчада рәхәтләнеп эшлибез.
– Кәҗәләрне савасызмы? Сөтен нишләтәсез?
– Икесенә 10 литр сөт алам, миңа ул җитә. Бөтен нәрсәне ясыйм: сырын да, каймагын да, эремчеген дә. Вак чебиләрем күп, аларны да эремчек белән сыйлыйм. Үрдәкләр алам, аларга да эремчек файдалы.
– Кәҗә сөтен файдалы диләр, сизәсезме?
– Әйе, шул файдалы булганга кәҗә асрарга булдык та инде. Ирем белән икебез дә короновирус белән чирләдек. Ковидтан тизрәк тернәкләнер өчен кәҗә сөте эчәргә куштылар. Элек аларның саны 12 баштан артык иде. Суя идек, шәһәрдән онкология белән чирләүчеләр сатып ала иде. Ите эпилепсиядән дә дәва икән, мондый проблема белән очрашканнар сорый иде. Үзебез дә кәҗә итен бик яратып ашыйбыз, бик тәмле. Сарык итенә караганда йомшаграк. Сөт өсләре дә тәмле, эремчекләре дә. Эремчекләрен балалар Казанга алып китеп сата, бер алган кешеләр гел сорап торалар. Без Зааненская токымлы кәҗәләр асрыйбыз, бу кыйммәтле дип санала, сөткә дә, иткә дә яхшы. Аларның бәтиләре дә 25 мең сум тора. Файдасы булмаса алмаслар иде, сөтләрендә дә холестерин юк бит. Сары майларга хәтле ясыйм. Әнә, Белла исемле кәҗәм, аның бәтиләрен саттым инде, берсен генә калдырдым. Темчик, кил монда. Иии, иртә бит әле сиңа сөт эчәргә, шуңа көненә өч тапкыр сөт бирәм.
– Рәмилә апа, шулай да шәһәрне сагынган вакытларыгыз буладыр?
– Без бит чиратлашып йөреп торабыз. Кызларыбыз Казанда торгач, шунда барабыз инде. Хуҗалыкны да карап торырга кирәк. Икенчедән, этебезгә ашарга салырга кирәк. Ул карт инде, буыннары да авырта, шуңа усаллаша, янына беркемне дә кертми. Шәһәрне сагынырга вакыт та юк, барасы җиребезгә йөрибез, Аллаһка шөкер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев