Равил Галиевның яңа клибында мәхәббәтен хатыны уйнамый
«Җырда яшьлек образын башкарган кыз съёмкага очраклы эләкте», - ди җырчы.
Матбугатта Равил Галиевның хәләл җефете белән клип төшерүе турында хәбәр иттеләр. "Минем таңнар" җырының сүзләрен Рәкит Аллабирде, көен Гөлүзә Буранбаева иҗат иткән.
"Равил Галиев образга баштанаяк чумып, хисләнеп башкарды бу эшне. Хәләл җефете Ландыш ханым да клип эчендә "яшәде", - дип язган "Туган тел" каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина. Тик видеоны карагач, сораулар кала, чөнки клип Ландыш ханым белән төшерелгән диелсә дә, ул анда юк, Равил Галиевның мәхәббәте ролен башка хатын-кыз башкара.
Ачыклык кертер өчен җырчы белән телефоннан хәбәрләштек. «Ул кызның сәнгатькә бөтенләй катнашы юк, режиссёр аны очраклы рәвештә интернетта күреп, яшьлек образында төшәргә съёмкага чакырды”, - дип уртаклашты Равил. Җырчы әлеге хатын-кызның исемен дә хәтерләмәвен, бары аның өендә тортлар пешергәнлеген белүен генә әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев