Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Рәхмәтле булып озатабыз!»

Баш редактор сүзе.

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез кулларыгызга яраткан газетабызның быелгы соңгы санын алдыгыз. Яраткан газетабыз дип, басым ясап әйтәм, чөнки бүген кәгазь басмаларны фәкать басманы еллар буе укып барган, тугры дусларыбыз гына алдыра. Шуның өчен без сезгә чиксез рәхмәтле. Беренчедән, җитәрлек күләмдә тираж җыя алуыбыз – безнең күңел биреп, чын осталык белән чыгарган газетабызның, эшебезнең саклануы ул. Һәм, әлбәттә, «Шәһри Чаллы»ны алдыру – шәһәрдәшләребезнең туган телебезне яратуы, сакларга тырышуы да ул. 

Ихластан шөкер, татар газетасы яшәсен дип янучы милләттәшләребез дә җитәрлек. Шуларның берсе – Гали Акыш исемендәге алдынгы 84нче лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова, быел республиканың Кама арьягында «Ел татары» дип табылды. 
Аз керемле гаиләләргә, газетабызны укыйсы килгән кешеләргә исемнәрен әйтмичә генә ярдәм итүчеләр дә бар. Бу да бит телебезне саклау алымы.

Быел коллективыбыз бик нәтиҗәле эшләде. Бер генә яңалык та, бер генә мөһим вакыйга да безнең игътибардан читтә калмады. Бу урында мактанып та куясым килә – «Шәһри Чаллы»ның лаеклы исеме бар: безнең язганнар дөрес һәм ышанычлы. Яңа ел – гаилә бәйрәме дибез икән, мин бүген иң элек дус-тату, фидакарь коллективым белән горурлануымны белдерәсем килә. Эштән тәм һәм ямь табабыз без!

Узган ел, хәтерлисездер, коллективтан берьюлы берничә кеше китте, ташлап түгел, билгеле. Өч кызыбыз бәби алып кайтты. Бер хезмәткәребез гаилә хәле буенча эшен калдырды. Тез буыннарыбыз калтыраса да, яңа проектыбыз – «Пятачок» кушымтасын чыгарудан баш тартмадык. Хәзер уйласам, исем китә: ничек эшләдек микән, дим. Һәм, уйлаган саен, һөнәри осталыкка ирешкән егет-кызларымның һәркайсына күңелемнән рәхмәтләр ташыйм.

Быелгы табышларыбыз турында да әйтим әле. Хәзер бездә оста журналист – Гүзәл Габдуллина бар. Нәселләрендә журналистлар байтак аларның. Өстәвенә, шәһәр телевидениесеннән яхшы мәгънәдә чарланып килде ул, һәм бер темадан да тайчанмыйча эшләве белән сокландыра. Тагын бер яңа хезмәткәребез – социаль челтәрләрдә эшләү белгече Айсылу Бикмөхәммәтова. Бүгенге көндә иң игътибар үзәгендәге вазифа бу, көн дә, төн дә тынгылык бирми торган. Мин әле дә шаккатам: һөнәре буенча хисапчы булган кызыбыз кыска гына арада яңа эшен үзләштерде, үзенең холкы, максатчанлыгы һәм һәрвакыт үсәргә омтылуы белән үзенә карата хөрмәт уята.

Төп эшебездән тыш әле безнең проектыбыз да бар бит. «Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок» быел республикада иң масштаблы мәдәни проект дип табылды. Лаеклы тану. «Пятачок»лар – Чаллының, «КАМАЗ»ның тарихы ул. «КАМАЗ» төзелешенә килгән яшьләр шунда күңел ачып, заводларда хезмәт батырлыкларына ирешкәннәр, исеме дөньяга танылган машиналар чыгарганнар. 4 ел рәттән җәй көне оештырганнан соң, ниһаять, кышкы «Пятачок»лар уздырырга да җөрьәт иттек – бүген аның беренчесе тарихи урында, беренче «Пятачок»лар үтә башлаган 29 комплекста – Шишкин бульварында үтәчәк. Мин рәхмәтле, бу проектның кызыгын тапкан, мәгънәсен аңлаган кешеләргә. «Нинди ярдәм кирәк?» – дип кайгыртып торган шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә дә рәхмәтебез зур. Безгә әйтәләр дә, язалар да: «Пятачок»ны үткәрүдән туктый күрмәгез», – дип. Аның Чаллы тормышында тарихи ролен исәпкә алып, «ВКонтакте»дагы төркемебезне «Легенда-Чаллы» дип үзгәрттек. Аңа язылучылар көн саен арта. 

Ни өченме? Бүген берәүгә дә җиңел түгел. Тик яшәр өчен каяндыр көч, энергия алырга кирәк. Шуның өчен килә шәһәрдәшләребез безнең бәйрәмнәргә. Бирешәсе килмәгән, яшисе килгән кешеләр килә анда.

Мин барлык укучыларыбызны Яңа 2026 ел белән котлыйм. Хәерле-имин ел килсен! Тирәбездә яхшы кешеләр дә, яманнары да бар. Могҗизалар да күп, гаделсезлекләр дә җитәрлек. Ә без тормышка реаль карап, акылыбызга таянып, күңелебезне тыңлап, яхшылыкка омтылып яшик.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баш редактор сүзе Кышкы пятачок