Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәзиф Дәүләт Бикбаулы: «Илебезнең киләчәге өчен без үзебез дә җаваплы булырга тиеш»

Чаллы шагыйре, язучысы гражданлык бурычын үтәде.

Ил Президентын сайлауларда беркем битараф түгел. Шагыйрь, язучы Рәзиф Дәүләт Бикбаулы да Түбән Суык-Су авылы сайлау участогында тавышын бирде. 

"Бер сайлауны да калдырганым юк. Чөнки илебез өчен иң әһәмиятле эшләрнең берсе бу. Битараф булып, барыбер бездән башка сайлаячаклар, дип читтә калырга ярамый. Җирле сайлау булсын, Думагамы, Югары Советкамы - һәрберсенә үз өлешемне кертергә тырышам. Андый чараларда барчабызга да актив катнашырга кирәк дип саныйм. Без сайлаган кешегә биргән тавышыбыз безнең позицияне күрсәтә. Илебезнең киләчәге өчен без үзебез дә җаваплы булырга тиеш. Һәм инде мондый чараларда катнашу илебезнең киләчәген кайгырту дип саныйм", - ди ул.

Сайлауларга багышлап шигырен дә тәкъдим итте.

Бүген сайлау көне бездә -
Президент сайлаулары!
Бик күп килгән хатын-кызлар,
Авылым агайлары.

Һәрберсенең 
уй-хыялы - 
Илдә булсын тынычлык!
Тәртип булсын бөтен җирдә,
Һәр гаиләдә муллык.

Бөек булсын туган илем!
Һәрвакыт атсын чәчәк!
Тормышыбыз ямьле булсын,
Якты булсын киләчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев