Рейд хокук бозу очракларны ачыклады
Чаллының офицер патруле спиртлы эчемлекләрне законсыз сату очракларын ачыклау максатыннан рейд уздырды. Нәтиҗәдә сәүдә нокталарыннан 133 литр алкогольле эчемлек алынды. Аның 70 литры аракы, 64 литры составында спирт булган продукция. Араларында лосьон һәм башкалар бар. Гаеплеләргә карата гамәлдәге кануннар нигезендә беркетмәләр төзелде.
Чаллының офицер патруле спиртлы эчемлекләрне законсыз сату очракларын ачыклау максатыннан рейд уздырды.
Нәтиҗәдә сәүдә нокталарыннан 133 литр алкогольле эчемлек алынды. Аның 70 литры аракы, 64 литры составында спирт булган продукция. Араларында лосьон һәм башкалар бар. Гаеплеләргә карата гамәлдәге кануннар нигезендә беркетмәләр төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев