Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Театр артистлары сәяхәттә булып кайтты

21 майда Камал театрының баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар театры өчен бик күп эшләгән Фәрит Бикчәнтәевка да 60 яшь тулды. Фәрит Рифкать улы юбилеен шау-шуларсыз, тыйнак кына үткәрде.

21 майда Камал театрының баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар театры өчен бик күп эшләгән Фәрит Бикчәнтәевка да 60 яшь тулды. Фәрит Рифкать улы юбилеен шау-шуларсыз, тыйнак кына үткәрде. Ул тамашачыларга, әдәбият сөючеләргә һәм коллективына саллы бүләкләр әзерләгән.

Бу көнне театрда Мәхмүт Галәү әсәре буенча «Ирдәүкә. Мөһаҗирләр» спектакленең генераль прогоны булды. Бу тамашаның әле беренче өлеше генә, театрда әйтүләренчә,  аның дәвамы – төп өлеше көз көне, атаклы режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көнендә тәкъдим ителәчәк.

«Бу – милләтебез тормышындагы иң бөек роман: татар тормышы энциклопедиясе. Татар җирдә яшәгән вакытта, бу әсәр, андагы вакыйгалар, андагы фаҗигаләр дә һәрвакыт актуаль булачак. Мондагы һәрбер күренешнең нигезендә фаҗига ята. Халкыбызның фаҗигале, авыр тормышы. Без спектакльдә «бәхет» дигән сүзне еш кулланабыз. Безнең халык өчен, аерым кеше өчен, кайда ул бәхет? Нәрсәдә? Кайсы илдә? Бармы ул бәхет бирерлек ил? Нишләп соң без бәхетне кайдадыр читтә эзләргә мәҗбүр булабыз? Нишләп безнең милләтнең кайбер вәкилләренә үз туфрагында бәхетле булу язмаган? Менә шундый сораулар куябыз. Җавап бирмибез, бары сораулар куябыз»,– ди Фәрит Бикчәнтәев.

Күренекле режиссер туган көнендә «Режиссер. Фәрит Бикчәнтәев» дигән затлы китап та чыкты.

Театрның сәнгать җитәкчесе туган көне уңаеннан коллективны теплоходта Зөя утравына алып барды. Сәяхәт вакытында артистлар шигырләр сөйләделәр, җырладылар, бер-берсе белән аралашып күңелле ял иттеләр. Зөядә исә тарих битләрен яңарттылар. Мондый бүләк өчен алар баш режиссерга, җитәкчеләренә рәхмәтле.

Динә Закирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Г.Камал театры мәдәният театр