Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Риана: «Башта оялып торган идем…»

Пятачокта иң шәп биюче дип танылды.

Абый-апалар белән сәхнәгә менеп, рәхәтләнеп биегән кыз балага игътибар итми мөмкин түгел иде.  Татарча, көенә туры китереп бии. 6нчы сыйныфны тәмамлаган Риана җиңүче дә булып куймасынмы! Винарис Илъегет: «Мондый кызларыбыз булганда киләчәгебез бар», - дип ассызыклады. Риана пятачокка әбисенә ияреп килгән икән. Биергә бөтенләй исәбе булмаган. 

«Башта бик оялып кына басып тордым. Минем яшьтәгеләр юк бит. Аннан апаларга кушылып бии башладым. Элегрәк биюгә йөреп алган идем. Шуңа бии беләм. Мине видеога да төшерделәр. Сәхнәгә менүемне сизми дә калдым», - ди. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев