Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга озаттылар
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Аның исемен мәңгеләштерү мөмкинлеген табарбыз», – диде.
Бүген татар җәмәгатьчелеге Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, «Алтын битлек» премиясенең беренче лауреаты, республиканың Г.Тукай исемндәге дәүләт премиясе иясе Ринат Таҗетдиновны Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма һәм академия театрыннан мәңгелек йортка озатты. Аның үлеме турында монда язган идек.
Хушлашу мерәсимендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, башка җитәкчеләр, артистлар, язучылар катнашты. Алар үзләренең чыгышында Ринат Таҗетдиновның татар театры сәнгате үсешенә, татар телен саклауга керткән өлешен ассызыкладылар.
«Татарстан һәм татар халкы өчен зур югалту. Ул – бөек шәхес. Бөтен тормышын илебез, республикабыз, мәдәниятебез, телебез үсеше өчен хезмәткә багышлады. Без аның исемен мәңгеләштерү мөмкинлеген табарбыз», – диде республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Үзебезнең чыганаклардан билгеле булганча, Ринат абый соңгы бер елда театрда эшләмәгән. Операцияләр кичергән, ике яклы пневмония белән чирләп хастаханәгә эләккән. Комага китеп, реанимациядә вафат булган.
«Ринат абый искиткеч яхшы артист, әйбәт гаилә башлыгы, яраткан әти иде. Хатыны Рәисә апа белән ике кыз үстерделәр. Моннан берничә ел элек 13 яшьлек оныклары кинәт үлеп китте. Шул кайгыдан икесе дә нык бирештеләр. Менә Ринат абыебыз китеп тә барды. Рәисә апаның да сәламәтлеге мактанырлык түгел. Аллаһы Тәгалә аңа һәм кызларына авыр кайгыны җиңәргә ярдәм бирсен», – ди Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Гөлүсә Гайнетдинова да мәшһүр артистның үлемен бик авыр кичергән.
– Бу хәбәрне ишеткәч, шок булды. Ринат абый уйнаган бар спектакльләр күз алдымнан үтте. «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә Наилә Гәрәева белән ничек матур уйнадылар. Муса Җәлил, хан, баскетболчы... Ринат Таҗетдиновның һәр роле кабатланмас иде. Ул театрның «йөзек кашы» булды. Таланты, чибәрлеге, кешеләргә мөнәсәбәте, тәртипле булуы белән үзен яраттыра белде. Яшьтән үк һәр рольне олыларча, оста итеп уйнады, образны тулысынча ачты. Щепкинчылар Г.Камал театрына төркемнәре белән кайттылар. Театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов аларны спектакльләрендә (драматург Туфан Миңнуллин пьесаларны язып кына торды) уйнатып, төрле яклап ачты һәм үстерде. Ринат Таҗетдинов, Нәҗибә Ихсанова, Хәлим Җәләев кебек шәхесләр киткәч, күңелдә бушлык хасил була... Нишлисең, китми калу мөмкин түгел. Ринат абыебызның тар кабере киң, урыны җәннәттә булсын. Кызларына, туганнарына Аллаһ сабырлык бирсен. Кызганыч, мәшһүр артист театрның яңа бинасын күрә алмады, – диде ул.
Ринат Таҗетдинов – бәхетле язмышлы артист булды. Аны тамашачылар яратты, Россия һәм Татарстан җитәкчеләре хезмәтен югары бәяләде. Ул Россиянең һәм Татарстанның халык артисты исемен йөртә, Дуслык ордены белән бүләкләнде.
Ринат Арифҗан улы үзенең васыяте буенча яңа татар бистәсе зиратында җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев