Ринат Таҗетдиновның хәләл җефете Рәйсә ханым вафат
Югалту хакында Камал театры социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә хәбәр итә.
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновның хәләл җефете Рәйсә ханым вафат. Югалту хакында Камал театры социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә хәбәр итә.
«Театрыбыз өчен бик якын һәм хөрмәтле кешебез, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат абый Таҗетдиновның хатыны Рәйсә Измаил кызы вафат булды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы исеменнән кызларының, туганнарының, дусларының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», – диелә анда.
Ринат Таҗетдинов арабыздан 2024 елның октябрендә киткән иде.
фото:https://vk.com/kamalteatr
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев