Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ришат Төхвәтуллин өлкән җырчыларны аңламый

Ришат кемнәрне күздә тотты икән?

Танылган җырчы Ришат Төхвәтуллин олы яшьтәге коллегаларының гастрольләргә йөрүенә аптырый. Башкортстанда биргән концертларының берсендә ул: «Тагын 10 ел йөрермен микән», - дип шиген белдергән. Бу турыда аңа «Туган тел» каналында «Күзгә күз карашып» тапшыруын алып баручы Зифа Нагаева  да сорау бирде. 
Җырчы бу юлы да: «Мин аңламыйм, 60 яшьләргә җиткәч нишләп гаиләң янында, балалар сөеп кенә утырмаска?!» - диде. Тик Ришат кайсы җырчыларны күздә тотуын әйтмәде. 
Саный китсәң, андыйлар байтак инде. Әйтик, Салават Фәтхетдиновка да күптән түгел 60 яшь тулды. Ул да гастрольләргә йөрүен туктатмый әле.

Күптән түгел без Ришат Төхвәтуллинның "Күңел" радиосына үпкәсен белдерүе турында язган идек. Бу хакта МОНДА укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес