Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ризван Хәкимовка ни булган? Җырлаудан туктыйм, ди

Ризван абыйны мин студент чагымнан беләм. БДУның төп корпусының дүртенче каты. Филология факультеты студентларының кышкы сессиясе. Расписание янында безгә караганда өлкәнрәк, җитди йөзле, чандыр озын гәүдәле кешене күреп, аны шундук танып алдык. "Ризван Хәкимов бит, Ризван Хәкимов!" - дип, чыш-пыш килде концертларга йөрергә яратучы кызлар. Ул да булса композиторның үз...

Ризван абыйны мин студент чагымнан беләм. БДУның төп корпусының дүртенче каты. Филология факультеты студентларының кышкы сессиясе. Расписание янында безгә караганда өлкәнрәк, җитди йөзле, чандыр озын гәүдәле кешене күреп, аны шундук танып алдык. "Ризван Хәкимов бит, Ризван Хәкимов!" - дип, чыш-пыш килде концертларга йөрергә яратучы кызлар. Ул да булса композиторның үз төркеменә җырчы эзләп йөрүе булган икән. Ул елны сабакташыбыз Флүрә Мостафина аның төркемендә күпмедер вакыт җырлап та йөрде әле.

Инде ике дистә елдан артык вакыт үткәч, редакция бүлмәсендә Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәкимов белән әңгәмә корабыз. Һәм, ни гаҗәп, еллар аны үзгәртмәгән дә диярлек. Элеккечә үк җиңел хәрәкәтле, уйчан-моңсу карашлы. Ә бит, гомер китабының битләрен ачып карасаң, һәр бит саен гастрольләр, тамашачы тулы заллар, берсеннән-берсе моңлы җырлар, табышлар һәм югалтулар… Ә инде иң аптыратканы - хөрмәтле җырчы һәм композиторыбызның сәхнә белән саубуллашырга җыенуы. Һәм мин, әлбәттә инде, түземсезләнеп, әңгәмәбезне шул хакта сораудан башладым.

- Ризван абый, сәхнә белән хушлашам, дисез? Ник? Ни сәбәпле?

- Матур итеп килгән кебек, матур итеп китә дә белергә кирәк, дип уйладым. Сәхнәне бит яшьләр бизи. Тамашачыга алар кирәк. Минем үз проектларым бар. Композиторлар фестивале, мәсәлән. Безнең иҗади төркемнең дә төп максаты сәхнәгә яшьләрне чыгару, яшь җырчыларны тәрбияләү булды бит.

- Җырчылар, яңгырдан соң үрчегән гөмбәләрдәй, болай да артык күп түгелме соң?

- Күпләр. Тик алар үз-үзләрен генә күтәрмәсәләр, беркем дә аларны үстерергә җыенмый. Яшь җырчы танылган җырчының төркеменә эләксә дә, танылганы яшьрәген үзенә эшләтергә, файдаланырга тырышачак. Үзеннән уздырып җибәрә башлаганчы.

Фидан абый Гафаров белән Дүртөйле районы көннәрендә йөрибез. Фидан абый миңа гримеркада әйтә: "Ризван, син беренче чиратта җырчы түгел бит", - ди. Мин әйтәм: "Беләм. Без Нәфисә белән үзебезне бервакытта да җырчы дип санамадык. Без, үз аркаларыбызны куеп, яшьләргә трамплин кебек булдык. Бездән яшьләр, канатланып, зур сәхнәгә очты. Мин - автор".

Һәм мин автор булып калам. Җырлар язуым, яшь җырчылар белән эшләвем тукталмый. Быел ноябрьдә башланып китәчәк хушлашу турыннан соң гастрольләрдә йөрүем тәмамлана. Аларны кызым Альбина дәвам итәчәк.

- Гастрольләрдән җиләдегезмени, Ризван абый?

- Һәрнәрсәнең үз вакыты була. Җитте. Русиянең кайсы төбәкләрен генә гизмәдек! Үзебезнең Башкортстан, Татарстан, Себер… Шөкер, беркайчан да буш залга җырламадык. Соңгы концертларга халык бигрәк тә дәррәү йөрде. Тамашачыдан агылган җылы дулкынны тоям. Шатмын, талантлы яшьләр килә. Телебезне, милли моңыбызны яшәтү өчен үземнән күпмедер өлеш кертә алганмын икән - мин бәхетле!

- Яшьләр белән эшлибез, дидегез. Аларның күбесе бит махсус, я югары уку йортлары тәмамлаган.

- Иң яхшы укытучы - тормыш, сәхнә үзе. Теория - бер нәрсә, ә тормыш - башбирмәс чаптар ат ул. Яшьләрне тәрбияләми булмый. Иң беренче чиратта, тәртип кирәк. Хәмердән, тәмәкедән баш тартырга. Үзеңне кулга алырга. Тырышырга. Шулчакта гына тормыш чаптары сыртыннан чөеп төшермәс, сине максатыңа илтеп җиткерер.
Кайбер яшьләр, концертта бер җырына кул чапсалар, очыныбрак китә. "Ашыкмагыз, - димен. - Әле сәхнәгә бер генә адым ясадыгыз. Әле сезгә тирне түгәсе дә түгәсе, җирне сөрәсе дә сөрәсе. Мактаганга ышанмагыз. Дусларыгыз күбәер. Аларны онытмагыз. Ләкин алар ук сезне юкка чыгарырга да мөмкин. Ниндидер биеклекне яулагач, шунда калырга тырышыгыз. Тик халыкны онытмагыз, җирдән йөрегез. Шуны да белегез: халык үзе күтәрә, үзе үк аяк астына салып таптый да ала".

- Соңгы берничә елда Радик Юлъякшинның популярлыгы артуга шаһитбыз. Ялгышмасам, ул да Сезнең төркемдә канат ныгытты һәм Сезнең җырларга ("Елама, ярсыма", "И Ходай, исәнлек бир безгә" һ.б.) өр-яңа, яшьләрчә сулыш өрде.

- Радик бездә дүрт ел эшләде. Мине үз итеп "Батя" дип йөртә. Ул заманча стильдә җырлый, ләкин шунысы кызык: аны өлкәннәр дә яратып кабул итә. Өч телдә җырлагач, хәтта урыслар да килә концертына. Мәскәүдә бик яхшы продюсерга очрады. Аның уңышларына ихлас куанам.

- Бер-бер артлы популяр көйләр иҗат итүнең ниндидер сере бармы?

- Мин шигырьгә, аның һәр сүзенә бик бәйләнчек кешемен. Сүзләр көй сорап торырга тиеш. 90нчы еллардан бирле бергә эшләгән Марат Кәбиров белән бер-беребезне ярты сүздән аңлап торабыз. Көн дә шалтыратып сөйләшми калганыбыз юк. Бөтен концертларның сценарийларын икәү төзибез. "Үтми торчы, гомер"нең сүзләрен үзгәртә-үзгәртә җиде тапкыр яздык. Һәр җырым бала кебек. "Иң ошаганын әйтегез әле", - дисәләр, берсен дә аерып әйтә алмам кебек.

Җырны беркемгә дә тәкъдим иткәнем юк, җырчылар үзләре сорап килә. Килгән кешегә ишегем ачык. Гомер буе өемнән кеше өзелмәде. Әйбәт җыр, агымсу юлын тапкан кебек, үз юлын таба ул.

- Тамашачыга ошауның сере нидә?

- Аны ихтирам итәргә кирәк. Без, мәсәлән, әдәпсез, тупас юмордан баш тарттык. Күпләр бит тамашага гаиләләре, өлкән яшьтәге әниләре белән килә, моң эзләп килә.

- Сезнең иҗаттагы тетрәндергеч моң, тирән лиризм каян?

- Гаиләдә җиде бала үстек. Әткәй бик иртә гүр иясе булды. Миңа сигез яшь иде ул чакта. Ул фин сугышында яраланган булган. Аны авыл халкы бик ярата иде. Ач балаларга рөхсәтсез ашлык биргәне өчен бер ел утырып та кайткан. Без эш белән үстек. Дүртенче сыйныфтан комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Бәләкәйдән үк нәрсәдер уйлап чыгарырга, оештырырга яраттым. Берәр спорт ярышына барасыбыз булса, колхоз рәисенә машина сорап керә ала идем. Ул сәләт концерт-гастрольләр әзерләгәндә бик ярап куйды. Кунакханәдә кунган юк - дусларым һәр шәһәр саен. Төркемебезне һәркайда, туйга кунак көткән кебек, көтеп алалар. Үзең әйбәт булсаң, кешеләр дә сиңа әйбәт була.

Әнкәйнең, авылдашларның җырлавын ишетеп, тыңлап үстем. Бәләкәйдән гармун уйнарга өйрәндем. Безнең халык гомер бакый моңлы булган. Күпне күреп, күпне кичереп, ул кичерешләрен моңга салган.

- Димәк, моңның чишмә башы - халыкта? Димәк, халык кичергәнне кичереп, ул күтәргәнне иңең белән күтәреп кенә аның йөрәгенә үтеп керердәй җырлар иҗат итеп була?

- Һәркемнең үз кайгысы, үз шатлыгы бар. Җыр да тыныч чакта түгел, я кайгылы, я шатлыклы вакытларда гына туа. Халык үз итеп, яратып кабул итмәсә, яза алмыйсың. Яратса, тагын да язасы килә. Кайбер яшьләр сүзен дә үзе яза, көен дә, аннан үзе чыгып җырлый да. Кагыйдә буларак, кулны да үзенә чабарга туры килә.
Ходай бирмәсә, композиторлыкка укып чыгып та бер җыр да яза алмаска мөмкинсең. Җыр яше дә, карты да җырларлык, табыннарда гөрләтеп җырлап утырырлык булырга тиеш. Мин үзем бу яклап Илгиз Закиров, Урал Рәшитов, Роберт Тимербаев, Зөфәр Хәйрет­динов һәм башка композиторларның иҗатын хөрмәт итәм.

- Ризван абый, тагын бер серегезне чишегез әле: яхшы физик формага ничек ирешергә?

- Утыз биш яшемә кадәр аракыны авызга алган кеше түгел идем, тәмәке тартмадым. Чаңгы, бокс буенча беренче разрядым бар. Футбол, хоккей яратам. Армиягә китәр алдыннан үземне чыныктыра башлаган идем, әлегә кадәр дәвам итәм. Тренажерларда шөгыльләнәм. Күп ашамыйм. Йорт эшләрен үзем башкарам - бик чиста торам, монысы - әнкәйдән килгән тәрбия.

Кызларны да иркәләп үстермәдем. Алар белән горурланам. Тәртипле, әдәпле булдылар. Алар ­­­- минем юанычым, куанычым. Үзләренең тормышы, гаиләләре бар. Яралы чакларымда ялгыз калдырмадылар, янымда булдылар. Әле дә гел бергәбез, киңәшләшеп яшибез. Барлык бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Мин аларга исәнлек-саулык, бәхет телим.

- Сез үзегез бәхетле кешеме?

- Әйе, ачы югалтулар да кичерүемә карамастан, мин бәхетле кешемен. Башкарган эшләрем, яратып эшләвем, үз юлымнан баруым белән бәхетлемен. Әткәй үләр алдыннан, һәркайсыбызны кочаклап, үз сүзен әйтте: "Кешеләргә гел изгелек күрсәтергә кирәк, шул үзеңә кайта", - диде ул. Мин әткәм сүзен тотарга, кулымнан килгәнчә, изгелек кылырга тырышып яшәдем һәм яшим кебек…

- Иҗат уңышлары Сезгә, Ризван абый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев