РКБ табибы туры эфирда картларның коронавирус чирен ничек кичерүләре турында сөйлиячәк
1 сентябрьдә Татарстан Республикасы Оператив штабының коронавирус таралуга каршы тору аккаунтында «Югары куркыныч төркеме. Covid-19 һәм өлкәннәр» темасына туры эфир узачак.
РКБның вакытлыча йогышлы авырулар хастаханәсе табиб-инфекционисты Гөлнара Леонова өлкән яшьтәге гражданнарда коронавирус агымының үзенчәлекләре, олы яшьтәге пациентларның психик халәте һәм авырудан соң торгызылуы турында сөйләячәк.
Эфир 13.00 сәгатьтә башлана.
Әңгәмәнең модераторы - ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Трансляция ТР Covid-19 һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы таралышына каршы тору буенча оператив штаб аккаунтларында узачак. Сылтамалар: https://www.instagram.com/stopcovid19.tatarstan/ һәм https://www.instagram.com/minzdravrt/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев