Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина сайлау участокларын тикшерде

Чаллыда Россия Президентын сайлаулар актив үтә.

Бүген сайлауларның икенче көне. Шәһәрнең 37нче мәктәбенә депутат тикшерүе белән РФ Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина килде. 

– Биредә сайлаулар бик яхшы оештырылганын күрәбез. Бөтен тиешле хезмәтләр, ә ул сайлаулар барышын карап торучылар, Росгвардия, МЧС үз урыннарында. Шулай ук техник яктан да барысы да тәртиптә, видеокүзәтү алып барыла. Кешеләрнең дә кәефләре күтәренке, шәһәрдәшләребезнең дә иртәнге яктан ук шундый активлык күрсәтүләре сөендерә. Аннары шуны да әйтеп үтәсем килә: шәһәр үсә, зурая, яңадан-яңа объектлар барлыкка килә, юллар, мәктәп, балалар бакчалары сафка баса. Халык өчен бар уңайлыклары булган парклар, социаль-мәдәни учреждениеләр барлыкка килә. Бу, әлбәттә, бик сөендерә, – дип ассызыклап үтте Әлфия Гомәровна. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев