Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия көне уңаеннан ничә көн ял көтә?

Бәйрәм буларак ул 1992 елдан бирле үткәрелә башлый.

РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча, 12 июнь - Россия көне, ял көне булып исәпләнә. Быел ул чәршәмбегә туры килә, шуңа күрә бу көнне эшләмәячәкбез. Бәйрәм алды булган 11 июньдә дә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. 

Исегезгә төшерәбез, бәйрәм буларак бу дата 1992 елдан бирле үткәрелә башлый. Чөнки ул елның 11 июнендә Россия Федерациясе Югары Советы тарафыннан “Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне” карарына кул куела.

Рәсми рәвештә бәйрәм яңа исемен (“Россия көне”) 2002 елның 1 февралендә ала. Россиянең Хезмәт кодексы яңарганнан соң, Россия көне илебезнең барлык төбәкләрендә билгеләп үтелә башлый. Аны дәүләт тарафыннан игълан ителеп, ял итә торган иң яшь бәйрәмнәрнең берсе, дип әйтергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәр