Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Россия Мәгариф министрлыгы Белем көнен үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләде

Нинди яңалыклар булачак?

РФ Мәгариф министрлыгы Россия Федерациясе субъектларына 2026 елның 1 сентябрендә Белем көнен оештыру һәм үткәрү буенча тәкъдимнәр юллады. Әлеге документта аерым игътибар Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чараларга бирелгән.
Сентябрьдәге беренче уку көненең төп темалары: Россия халыклары бердәмлеге, тарихи хәтерне саклау, патриотик тәрбия бирү һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту.
Тантаналы чаралар гадәттәгечә РФ Дәүләт флагын алып чыгу һәм күтәрү, шулай ук РФ Дәүләт гимнын башкару белән башланып китәчәк. Мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә укучылар һәм студентлар өчен белем бирү оешмалары җитәкчеләренең һәм чакырылган  кунакларның котлаулары һәм теләкләре яңгыраячак.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, барлык белем бирү оешмаларында уку елы «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» (Разговоры о важном) проектының беренче дәресе белән башланачак. 
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф