Россия Төзелеш министры Ирек Фәйзуллин Чаллыда берничә объектта булды
Ул шәһәрдә уңайлы мохит булдыруны югары бәяләде.
РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Татарстанга эшлекле визиты барышында Чаллыдагы әһәмиятле проектлар, шул исәптән торак комплексы, юл һәм коммуналь объектлар, шулай ук мәдәният учреждениеләре белән танышты. Аны Чаллы башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов озатып йөрде.

Беренче булып "Притяжение" торак комплексы төзелеш мәйданын, аннары Мәскәү проспектын һәм яңа микрорайонны икенчесе белән тоташтыра торган Челна елгасы аша җәяүлеләр юлын карады. Соңгы ике объект "Торак һәм шәһәр мохиты" милли проектының "Стимул" программасы кысаларында төзелде.
Министрга Мәскәү проспектын озынайту буенча планнарны да күрсәттеләр.

Табеев яр буенда Ирек Фәйзуллин Элеватор тавыннан ГЭС бистәсенә кадәр суүткәргеч дюкерын карады. 2 км озынлыктагы әлеге участокны иске торбаларны алыштыру белән ремонтлау "Тормыш өчен инфраструктура" милли проект составындагы "Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү" федераль проекты кысаларында башкарыла. Министр челтәрләрне вакытында яңартуның халыкны су белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшыртуда мөһим роль уйнавын искәртте.
Ирек Фәйзуллин Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма һәм "Мастеровые" рус драма театрларында да булды. Соңгысында мәртәбәле кунак Бөтенроссия студент отрядлары ветераннары слетында катнашучы булды.
РФ төзелеш министры Чаллыда уңайлы шәһәр мохиты булдыруны һәм инфраструктура проектларын тормышка ашыруны югары бәяләде.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев