Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Россия халкы кайсы илләргә визасыз бара ала?

Бу хакта РИА Новости мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

«Россиялеләр 86 илгә визасыз гына бара ала. Исемлектә Бразилия, Вьетнам, Кытай, Мальдива, Марокко, Сербия, Таиланд, Төркия, Көньяк Африка республикасы һәм башкалар. Тагын  38 ил россиялеләргә гадиләштерелгән керү системасы буенча – электрон виза яки килү буенча виза аша керү мөмкинлеге бирде.  Алар арасында: Мисыр, Һиндстан, Индонезия, Камбоджа, Кения, Мексика, Танзания, Көньяк Корея һәм башкалар», – дип хәбәр итте аналитиклар.
Искәртеп узарга кирәк, визасыз сәфәрләр өчен, кагыйдә буларак, сәяхәт тәмамланганнан соң кимендә алты ай гамәлдә булган чит ил паспорты да җитә. Кайбер очракларда кире кайту өчен билетлар, торак яки финанс хәлен раслау таләп ителергә мөмкин. Электрон визалар исә алдан онлайн рәвештә рәсмиләштерелә, ә килү буенча визалар – турыдан-туры илгә керү пунктларында.

Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илкүләм проектлар