Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте.
Россия Хөкүмәте авыру баланы карау өчен алынган түләүле «больничный» елына 30 көнгә арттырачак дип хәбәр итте РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ». Хәзер баланың авыруына һәм яшенә карап, ата-аналарга елына 45-120 көн түләүле «больничный» бирелә.
Мишустин әйтүенчә, балага тулысынча тернәкләнү өчен күбрәк вакыт кирәккәндә эшкә кире кайтырга туры килә, чөнки вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләр туктатыла. Мондый очракта каралган чорны елына 30 көнгә арттырылачак, түләүләр дә шундый ук срокка озайтылачак.
Нет комментариев