Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Россиянең кайсы төбәге ял өчен иң яхшысы

«Авито Путешествия» хәбәр итте.

Тиздән җәйге яллар башлана. Чит илләргә бару кыенлаша. Шунлыктан халык Россиянең төрле төбәкләрендә ял итүен кулай күрә.
«Авито Путешенствия» оешмасы мәгълүматларына караганда фатир һәм яшәү урыннары броньләү 2025 ел белән чагыштырганда 18 процентка арткан. 
Россия халкы күбрәк Кырымда ял итүгә өстенлек бирә икән. Бу якта броньлау саны 2,3 тапкыр арткан. 
Ростов өлкәсе дә халык расында популяр. Броньлау 62%ка арткан. Торак мәсьләсен алдан кайгыртучылар саны узган ел белән чагыштырганда Краснодар краенда – 48%, Түбән Новгородта – 31%, Волгоград өлкәсендә – 19%, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә 17 процентка арткан. 
Җәйгә ялда балалы гаиләләр арасында бер-ике бүлмәле фатирларга ихтыяҗ зур. Броньланган торакларның 68 проценты шул категориягә туры килә.
Шәһәр читендәге торакка арасында таунхаусларга сорау 84 процентка арткан. 
«Әмма гомумән алганда таунхауслар күп түгел. Нигездә җәйгә арендага йортлар һәм коттеджларны сайлыйлар, – ди «Авито Путешествия»нең коммерция директоры Владислава Сакина.
Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәйге ял илкүләм проектлар