Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Гатинга - дәүләт бүләге

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремелендә алдынгы хезмәткәрләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узып баручы елның гади булмавын, илгә җитди сынаулар килүен билгеләп үтте. «Милли лидерыбыз Владимир Путин янына берләшеп, без авырлыкларны җиңәбез, Татарстан һәм илебез өчен нәтиҗәле эшебезне дәвам итәбез», –  диде. 

Рөстәм Миңнеханов бу шартларда предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар һәм Татарстан халкының махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә актив ярдәм итүләрен билгеләп үтте. «Без изге эшкә зур өлеш кертүчеләргә рәхмәтле», – диде ул.

Бүләкләнүчеләр арасында Чаллыдан «Приют человека» проекты җитәкчесе,эшмәкәр Рөстәм Гатин да бар. Ул командасы белән Лисичанск халкын кайнар ризык белән тәэмин итәргә китте. 

ТР Президенты Рөстәм Гатинны «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләде. Шундый ук дәрәҗәле бүләккә Рәшит Курмалеев,  Александр Глушков, Алмаз Шәфигуллин, Виталий Давыдов, Рөстәм Зәйнәбетдинов та лаек булды. 

«Президентыбыз Россия геройларына, мәдәният, сәнгать һәм башка тармакларда эшләүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Мин алар арасында иң яше идем», - дип, тәэсирләре белән уртаклашты иганәче, газетабыз герое  Рөстәм Гатин. 
Фотолар Рөстәм Гатиннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция