Рөстәм Миңнеханов: «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очраклары арту борчый »
«Түбән Камадагы вакыйгалар безгә сабак булды», - диде ул.
Чаллы шәһәр советының йомгаклау Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җәмәгать тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре республика һәм шәһәр өчен өстенлекле мәсьәләләр булып кала, дип белдерде.
«Узган елда криминоген вазгыять гомумән республикада һәм Чаллыда тотрыклы булды, хокук саклау органнары контролендә торды. Ләкин безне балигъ булмаган балалар арасында хокук бозу очраклары саны арту борчый. Чаллыда мондый очраклар саны 20 проценттан күбрәккә арткан», – диде ул.
Ул шәһәр яшьләре арасында криминаль субкультура, экстремизм популярлашуга, төркемнәр формалашуга һәм наркотик препаратлар таратылуга игътибар итте.
ТР Рәисе имин булмаган гаиләләрне һәм җәмәгать тәртибен бозучы яшүсмерләрне вакытында ачыклау, җинаять кылган өчен каралган җаваплылык чаралары турында аңлату, профилактика эшен арттрырга кирәк, дип ассызыклады.
«Түбән Камадагы соңгы вакыйгалар барыбызга да сабак булды. Ата-аналар да карамый, читтән генә күзәтә, мәктәпләрдә дә иминлек системасы тиешенчә эшләми. Бала мәктәпкә пычак яки баллоннар белән килә – бу дөрес түгел!» – дип кисәтте Рәис.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев