Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Чаллы кызына рәхмәтен әйтте

Светлана Гурлева хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итә. Анда ул махсус хәрби операция темасына да кагылды. Чаллы активисты Светлана Гурлевага рәхмәтләрен белдерде. 

Светлана Гурлева - “18 комплекс” җирле иҗтимагый үзидарә рәисе. Ул махсус хәрби операциягә дистәләгән миллион сумга гуманитар ярдәм җибәрде. 

"Беренче көннән үк Татарстан халкы хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә. Республикадан 4 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелде. Әлеге эшкә предприятие, дин оешмалары, волонтёрлар берләшмәсе, депутатлар, шәһәр җитәкчеләре дә кушылды. Уртак эшкә үз өлешен керткән, битараф булмаган кешеләргә рәхмәтләремне белдерәм”, - диде ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Рәисе