Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Камал театрының яңа бинасы турында: «Ул татар үзәге булыр дип уйлыйм»

ТР Рәисе Казанда төзеләчәк объектлар турында сөйләде.

"Без республика башкаласы өчен әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга керештек: Казансу ярында Милли китапханә белән янәшә балалар паркы, шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының заманча яңа бинасы төзелә. Ул Кабан күле экосистемасын һәм Иске Татар бистәсен берләштерер, матур архитектура объекты һәм татар мәдәнияте үзәге булыр дип уйлыйм", - диде ул Дәүләт Советына юлламасында.

Республика халкын һәм кунакларын тагын бер җәлеп итү урыны булып Киров дамбасы буендагы территория булыр дип көтелә.

"Биредә су өстендә йөрү һәм ял итү өчен яңа төзекләндерелгән иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк. Шәһәр институты Казан мэриясе белән берлектә тиешле планны эшләүгә керешергә тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Рәисе