Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов: «Владимир Путин куйган бурычларны үтәү өчен Татарстанның бөтен шартлары бар»

Татарстан Рәисе республика Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итә.

Россия Президенты Владимир Путин куйган бурычларны үтәүдә актив катнашу өчен Татарстанның барлык шартлары да бар. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында белдерде. 

“Россия Президенты куйган төп бурычларның берсе - төп тармакларда технологик суверенитетка ирешү һәм тәкъдим икътисадын формалаштыру. Аны гамәлгә ашыруда катнашу өчен барлык шартлар да бар. Беренчеләрдән - алдынгы фәнни-тикшеренү һәм сәнәгать-җитештерү тармаклары”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе әйтүенчә, республика икътисады тотрыклы. Агымдагы елның социаль-икътисади үсеше күрсәткечләре уңай динамика ия. 

"Мондый нәтиҗәләргә алдагы елларда формалашкан ныклы нигез, федераль һәм республика ярдәме аркасында ирештек. Без илебез Президенты Владимир Владимирович Путинга, Россия Хөкүмәтенә вакытында карарлар кабул иткәне һәм инициативаларыбызны хуплап чыкканы өчен рәхмәтле”, – дип билгеләп үтте ТР Рәисе. 

Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләре җитәкчеләренә дә рәхмәтләрен җиткерде.

“Авыр шартларда җитештерү һәм коллективларны саклап кала алдыгыз. Аларның өзлексез эшләвен тәэмин иттегез. Иң мөһиме, яңа җитештерү һәм логистик бәйләнешләрне  формалаштыра алдыгыз. Алга таба да барлык тармак предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итәргә кирәк. Министрлыклар, ведомстволар, муниципалитетлар һәм депутатларның бурычы – бизнеска максималь ярдәм күрсәтү, һәр җитештерүченең сорауларына игътибар итү, дәүләт ярдәме чаралары буенча предприятиеләргә мәгълүмат җиткерү”, - диде Рөстәм Миңнеханов. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Рәисе