Рөстәм Миңнеханов: «Химиклар Татарстан үсешенә зур өлеш кертте»
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов: «Химиклар Татарстан үсешенә зур өлеш кертте»

ТР Рәисе татарстанлыларны Химиклар көне белән котлады.

Химиклар – Татарстанның һәм бөтен Россиянең сәнәгать потенциалын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр. Бу хакта, татарстанлыларны Химиклар көне белән котлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов язган.

«Тармак хезмәткәрләре, ветераннар, яшь профессионаллар һәм галимнәр — республикабыз һәм илебезнең сәнәгать потенциалын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр. Авыр һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Барыгызга да саулык-сәламәтлек эшегездә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар телим», - дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Рәисе Түбән Камада булды һәм «Түбән Кама нефть химиясе»нең яңа проектлары белән танышты.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев