Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Нәбиев: «Фаяз бабайда киләчәктә үземне күрдем»

Танылган блогер бер аягын югалткан Фаяз Кашаповка пульт белән идарә итә торган инвалид коляскасы бүләк итте.

Кеше хыялланырга тиештер ул. Ул хыяллар, һичшиксез, тормышка ашачак. Минем дә Башкортостан блогеры, Омскида хәрби хезмәт вакытында казарма ишелеп ике аягын да югалткан Рөстәм Нәбиев белән очрашу, танышу хыялым бар иде. Аның Түбән Камага киләчәген һәм бер ел элек бер аягын югалткан 85 яшьлек Фаяз бабай Кашаповка пульт белән идарә итә торган инвалид коляскасы бүләк итәчәген белгәч, очрашуга җыенып чыгып киттем. 

Фаяз бабай Кашапов белән танышып, аның язмышы турында язып чыккан идем инде (моннан укы). Бабай бер ел элек коронавирус белән авырып, шуннан ныклап савыга алмыйча, бер аяклы булып калган. Фаяз бабай өчен бу бик зур тетрәнү булган, бер аяклы булып калгач, озак кына өендә бикләнеп тә яткан. Бабайның кызы Алсу Кашапова: 
– Урамга алып чыгабыз дисәң: «Аягым булмаган килеш мин ничек кешегә күреним?!» – дип әйтә иде. Рөстәм Нәбиев турында фильм караганда аның тормыш иптәше Индираның да шулай сөйләгәнен ишеткән идем. Ике аягын да кискәч, Рөстәм дә айлар буе урамга чыкмаган. Мин бүген шуны әйтәм: оялмагыз, кеше арасына чыгыгыз, сез инвалидлар булсагыз да, безнең кебек үк кешеләр. Әтиемә бер белмәгән күпме кеше ярдәм итте бит! Бу очрашуны оештырган Альбина Исмаевага, бүләк белән килгән Рөстәм Нәбиевка, хөрмәт итеп килгән һәрбарчагызга олы рәхмәтләремне җиткерәм, – диде. 

Бабайны да Түбән Кама блогеры күреп, аны видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырды. Шуннан видео бөтен пабликларга таралды, аны меңләгән кеше карады. әлеге видеоны Рөстәм Нәбиев та күреп ала. 

– Альбина төшергән видеоны күрдем дә бабайга ярдәм итәргә карар кылдым. Хәтта шул бабайда үземне киләчәктә күрдем! Минем дә аның яшенә җитеп, шундый ук оптимист, тормыш яратучан булып каласым килә. Фаяз бабайны минем мәрхүм бабама да охшаган, – дип сөйли Башкортостан кунагы. 
– Бүгенге халәтемне аңлатып бетерерлек түгел! Кешеләргә шулай ярдәм итә алуым белән бик бәхетлемен. Янымда балаларым, әти-әнием, миңа теләктәшлек белдереп торучы ирем Алмаз бар. Алар белән тауларны да күчерергә була. Тагын бер сөенечем: тиздән рәсми рәвештә үз исемемдәге хәйрия фондым да ачылачак, тагын да күбрәк кешегә ярдәм итеп булачак, – диде Альбина Исмаева. 

Очрашуда Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина да катнашты. 
– Мондый җылы очрашулар безнең Түбән Камада еш булырга тиеш. Шәһәребездә мәрхәмәтле кешеләр яши. Рөстәмгә исә аерым рәхмәтләрем. Безнең шәһәргә тагын килегез, – диде ул һәм истәлеккә бүләк тапшырды. 

Танылган блогер, җәмәгать эшлеклесе, альпинист, биеклеккә менү буенча дөнья рекордсмены Рөстәм Нәбиев белән очрашу ТЮЗ бинасында, «Җәлил» комплексында узды. Бирегә җыелган халык блогерга бик күп сораулар бирде. Шуларның берсе: «Аякларыгызны кискәч, ничек итеп яңадан яшәп китәргә көч таптыгыз?»

– Омскида казарма ишелгәч, хәрәбәләр астында ятканда бер нәрсәне генә уйладым – үземнән соң берни калдырмадым. Мин үлемнән курыкмадым, ә эшләргә өлгермәдем, максатларыма ирешә алмадым дип борчылдым. Мин үземә яшәргә дигән максат куйдым! – диде Рөстәм.
Залда сәламәтлекләре чикле кешеләр дә бар иде. Алар өчен Рөстәм кумир. Ул аларга оялмаска, кеше янында булырга, тулы канлы тормыш алып барырга кирәклеген искәртте. Ә алар шулай яшиләр дә. Очрашу алдыннан тамашачыларга концерт та куйдылар хәтта. 

Рөстәм Нәбиевны халык бик ярата. Очрашу тәмамлангач аның белән фотога төшәргә озын чират җыелды. 
– Дөресен әйткәндә, минем бәхетсезлеккә юлыккан өлкән кешегә коляска бүләк итүемнән ниндидер олы чара ясыйсым килмәгән иде. Түбән Камада мине карап һәм укып баручылар да күп дип уйламый идем. Мине зурлап килгәнегез өчен рәхмәт сезгә, – диде ул кичәдә катнашучыларга.
Фаяз бабайның да шатлануы, гаҗәпләнүе йөзенә чыкты. Ул да мондыйны көтмәгән, хәтта уйламаган да. Кызы Алсу болай дип сөйләде:
– Мин Казанда яшим. Ай саен Түбән Камага кайтам, әти белән әнигә булышып китәм. Бу юлы әти үзенең очрашуга җыенуын, коляска бүләк итүләрен әйтте. Ышанмадым башта. Аннары тирә-ягыбызда шундый ярдәмчел кешеләр яшәвенә сокландым, – дип сөйләде. 

Мин дә Рөстәм янына «барып җиттем». «Барып» дип әйтүем бер дә арттыру түгел. Рөстәм белән танышырга, фотога төшәргә теләүчеләр чыннан да бик күп иде. Рөстәмгә үземнең соклануымны белдердем, аның искиткеч матур, күңелгә ятышлы итеп татарча сөйләшүе өчен рәхмәт сүзләрен җиткердем. 

– Татарча сөйләшәм бит мин. Минем туган телем ул! Аны онытмау, балаларыбызга өйрәтү безнең бурыч, – диде ул миңа. Аңа карата хөрмәтем тагын да артты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ирекле ярдәм күрсәтү язмыш