Блогер Рөстәм Нәбиев кызыл диплом алган
Ул медицина университетын тәмамлаган.
Уфа блогеры, армиядә казарма җимерелү нәтиҗәсендә аякларын югалткан блогер Рөстәм Нәбиев чираттагы сөенече белән уртаклашты.
«Мин Уфа дәүләт медицина университетында магистратурада социаль эш белгечлеге буенча укыдым. Бу минем өчен гади диплом түгел, зур максатка тәүге адым: ун елда Рөстәм Нәбиевның шәхси клиникасын ачарга телим. Ул тернәкләндерү юнәлешендә эшләячәк. Бу өлкәдә зур тәҗрибәм бар, аны үзем үттем. Нәрсә эшләргә кирәклеген беләм. Әлеге максатымның томышка ашачагына өметләнәм», – ди ул.
Фото Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрдәге битеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев