Рөстәм Ногманов: «Кирәк икән, табиблар прививканы оешмаларга барып ясый»
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы шәһәрдә йогышлы авырулар белән бәйле вәзгыять турында сөйләде.
Чаллыда кискен респратор авырулар һәм грипп белән чирләүчеләр күп түгел. Коронавирус белән авыручылар да аз. Хастаханәләргә мөрәҗәгать итүчеләр дә булмаган диярлек. Башкарма комитетның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов әйтүенчә,
17 ноябрь мәгълүматларына караганда шәһәрдә халыкның 99,8 проценты гриппка каршы вакцина ясаткан.
«Шәһәрдә бу эш дәвам итә. Вакцина бар. Аны сәламәтлек саклау учреждениеләренә барып ясатырга була. Кирәк икән махсус бригада предприятие һәм оешмаларга барып та ясый», – диде Рөстәм Ногманов.
Җитәкче әйтүенчә, шәһәр хастаханәләрендә индивидуаль саклык чаралары да, медикаментлар да җитәрлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев