Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов электр самокатларының тротуарлар буенча хәрәкәтен чикләргә кушты

Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында катнашты

 Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү республикада өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Юллардагы хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән тулы бер чаралар комплексы тормышка ашырыла. Бу эшкә республиканың барлык ведомстволары җәлеп ителгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында хәбәр итте.

Татарстан Президенты юлларны инженер җиһазлауга аерым игътибар бирергә өндәде. «Бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк. Хәрәкәт полосаларын бүлү, юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системаларын үстерү, светофорлар урнаштыру, әйләнә-тирәдәге юл чатларын җиһазлау, шулай ук яктырту җайланмаларын куллану. Бу чараларның барысы да уңай нәтиҗә бирә», — диде ул.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучы машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Ул гражданнарда машина йөртү культурасын тәрбияләү эшен дәвам итәргә һәм автомәктәпләр эшен контрольгә алырга чакырды.

Быел электр самокатлары зур популярлык казанды. ТР Президенты аларның тротуарлар буенча хәрәкәтен чикләргә, шулай ук аларның тизлекләренә чикләүләр кертергә тәкъдим итте.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында һәм 2020 елга юл эшләре программасы хисабына федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау һәм ремонтлау буенча эш башкарылган.

Алексей Песошин сүзләренчә, «2013-2020 елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру» федераль максатчан программасының юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булган кешеләр, шул исәптән балалар саны буенча фараз күрсәткечләренә ирешелгән. Социаль куркыныч 7,6% тәшкил итә. Бу-Идел буе федераль округында иң яхшы күрсәткеч (10,2).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев