Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов: исерек шоферларны кызганырга ярамый, шунда ук хокуктан мәхрүм итәргә кирәк

Ел башыннан республика юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә барлыгы 200 дән артык кеше үлгән, аларның һәр дүртенчесе – исерек шоферлар гаебе белән

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында исерек килеш руль артына утырган ата — аналар хакында белдерде.

Утырышта ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин 2020 елның 11 аенда 200 дән артык кеше юл-транспорт һәлакәте корбаны булган, аларның һәр дүртенчесе исерек шоферлар гаебе белән һәлак булган, дип сөйләде. Хохоринның докладын тыңлап, Рөстәм Миңнеханов исерек шоферларга җәзаны катгыйландырырга тәкъдим итте.

«Әгәр кеше исерек килеш руль артына утырса-бу бит куркыныч кеше. Бу җинаятьче. Без моңа чик куярга тиеш. Исерек шоферларны кызганырга ярамый, аларның хокукларын шунда ук сайларга кирәк», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев