Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Халык санын алу 2021 елның иң мөһим вакыйгаларының берсе дип атады

Муниципаль хакимият Бөтенроссия халык санын алуны уңышлы уздыру өчен шартлар тудырырга тиеш, дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Бөтенроссия халык санын алуны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елның мөһим вакыйгаларының берсе дип атады. Бу хакта республика җитәкчесе бүген ТР Муниципаль берәмлекләр Советының XV съездында белдерде.

"Киләсе елның иң мөһим вакыйгаларының берсе-Бөтенроссия халык санын алу булачак, ул апрель аенда узачак", - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, муниципаль хакимияткә халык санын алуны уңышлы уздыру өчен шартлар тудыру һәм халык арасында мәгълүмат-аңлату эшләрен оештыру буенча зур җаваплылык йөкләнә.

Съезд эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, муниципаль берәмлекләрнең Гомумроссия конгрессы президенты, Дәүләт Думасы депутаты Виктор Кидяев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев