Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Ямалиев академик булган - ФОТОЛАР

Аның ярдәме белән Чаллы халкы да «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталарын, «Мәйдан» журналын яратып укый.

Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев татар халкының телен, мәдәният үстерүгә, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калуга зур өлеш керткән, изге күңелле шәхес. Милләтебезне саклап калу өчен ул җитәкләгән оешма бик күп чаралар үткәрә.

Яшьләр арасында Ислам динен, татар телен, милләтне ярату, әлеге кыйммәтләр белән горурлык хисе тудырырга тырыша.  Ул Мәскәү татарларына гына түгел, Татарстанлыларга да һәрдаим ярдәм кулы суза. Берничә шәһәр, районда зиратларны төзекләндерергә булышты. Республиканың милли басмаларын саклап калуга саллы өлеш кертә. Аның ярдәме белән Чаллы халкы да «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталарын, «Мәйдан» журналын яратып укый. Моннан тыш, Рөстәм Ямалиев милли рухтагы татар китаплары чыгаруга да булышлык итә, үзе дә һәрдаим белемен арттыра.

Казанда изге күңелле якташыбызга академик дипломы һәм Мактаулы диплом тапшырылды. Без аны чын күңелебездән котлыйбыз. Киләчәктә дә милләтәбез өчен бергәләп эшләргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык милләт татарлар