Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Рубин"ның киләчәктә үсеш юллары билгеләнде

"Рубин" футбол такымы тулысы белән ТАИФ ширкәтенә күчте. Хәзер аны дәүләт финансламаячак. 31 майда "Рубин" футбол такымының багучылар шурасы утырышында мөһим карар кабул ителде. Клуб хосусый-дәүләт финанслау моделеннән тулысынча хосусый финанслауга күчә. Хәзер бөтен акчаны ТАИФ бирә, ә "Связьинвестнефетхим" хөкүмәт оешмасы иганәчеләр исемлегеннән төшеп кала. Дәүләт исеменнән эш йөртүче такым...

"Рубин" футбол такымы тулысы белән ТАИФ ширкәтенә күчте. Хәзер аны дәүләт финансламаячак.

31 майда "Рубин" футбол такымының багучылар шурасы утырышында мөһим карар кабул ителде. Клуб хосусый-дәүләт финанслау моделеннән тулысынча хосусый финанслауга күчә. Хәзер бөтен акчаны ТАИФ бирә, ә "Связьинвестнефетхим" хөкүмәт оешмасы иганәчеләр исемлегеннән төшеп кала. Дәүләт исеменнән эш йөртүче такым президенты Илсур Метшин да вазифасыннан китә. "Рубин"ның яңа президенты итеп Радик Шәймиев билгеләнде.

"Рубин"ның тренерын алыштыру турында әлегә берни әйтелми. Җанатарлар Хави Гарсия тренерлыгыннан канәгать түгел. Такымга Корбан Бердыев кайтырга мөмкин дигән сүзләр дә йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев