Шәфкать туташы театрда уйный
«Бу минем өчен адреналин», - ди ул.
Ренат Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең беренче хирургия бүлеге шәфкать туташы Эльвина Әхмәтшина – күпкырлы талант иясе.
Ул югары икътисадый белем алып, хисапчы һөнәре үзләштерде. Аннары сәламәтлек саклау өлкәсендә эшлисе килү аны Чаллы медицина көллятенә китерде. 2019 елда ул БСМПда эшли башлады.
Көләч йөзле кыз сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләве белән бергә үзен театр сәнгатендә дә сынарга өлгерде. Ул 5 ел инде Тукай районының «Алтын битлек» халык театрында спектакльләрдә уйный.
Эльвина әйтүенчә, аларның тормышында гаилә подряды: әнисе – укытучы, театрда уйный, БСМПның неврология бүлеге реанимациясендә эшләүче абыйсы Фидаил да аларны хуплый.
Эльвина театрда уйнауны хобби дип санамый. «Мин сәхнәдә чын тормыш белән яшим. Бу мохитны яратам. Спектакльдә уйнау – адреналин чыгару өчен менә дигән чара. Театрны ничек телисең шулай уйнарга булганы өчен яратам. Син тамашачы мәххәбәтенә ирешәсең, бөтен сәхнә синеке. Репетиция һәм спектакльләр ял көннәрендә була. Эш графигы тыгыз булу сәбәпле рольләремне ике көн эчендә өйрәнергә туры килә. Мин үзем яраткан нон-стоп режимында яшим », – ди тормышка гашыйк кыз.
Фото Сәламәтлек саклау идарәсеннән алынды.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев